Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Поповкада татар зираты яңа койма белән әйләндереп алынды

Үзара салым программасы нигезендә район авыл җирлекләрендә күп эшләр башкарыла. Шундый күләмле эшләрнең берсе бу көннәрдә Поповка авыл җирлегендә башкарылды.

Биредә авылның татар зираты заманча койма белән әйләндереп алынды.
Әлеге мәсьәлә авыл халкын борчыган проблемаларның берсе иде. Редакциябезгә Поповка авылындагы татар зиратын тулысынча койма белән әйләндереп алуда ярдәм сорап шалтыратучылар да булды. Һәм менә бу көннәрдә без зиратның заманча материаллар белән әйләндереп алынуы турында сөенечле хәбәрне алдык.

 

- Зиратлар алар һәрвакыт караулы, игътибар үзәгендә булырга тиеш. “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел,” - дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Биредә безнең ата-бабаларыбыз күмелгән, аларга карата хәер-догада тору, каберлекләрен тәртиптә тоту - һәрберебезнең бурычы.

Поповка авылындагы татар зиратын яңа койма белән әйләндереп алу турында без сөйләшүләрне инде 2020 елда - шәхсән үзем авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән вакыттан башлаган идек. Авыл халкы белән җыелыш җыеп сөйләшеп, үзара салым акчасын шушы эшкә юнәлтергә планлаштырдык. Шунысы бар - Поповкада яшәүче халык күп түгел, шул сәбәпле, әлеге эшкә өч ел рәттән үзара салым акчасын тәгаенладык, - дип аңлатты Поповка авыл җирлеге башлыгы Ислам Әмирханов.
 

Поповка авылында яшәүче халыкның 30 процентын татар милләтеннән булучылар тәшкил итә. Җирлектә халыкның дус-тату яшәве нәтиҗәсендә биредә милли, дини темаларга кагылган мәсьәләләр дә бердәм, аңлашып хәл ителә. Татар зиратын койма белән әйләндереп алуга да русы, татары, башка милләт кешеләре бердәм кушылган. 2020 елда яшәү адресы буенча теркәлгән 70 кешедән 500әр сум үзара салым җыелган, ул акча респуб-лика хөкүмәтеннән программа нигезендә дүрт тапкыр артып кайткан. Нәтиҗәдә 175 мең сумның 50 меңенә зират өчен койма материалы сатып алганнар, ә калган сумма Үзәк урамга вак таш җәюгә тотылган.
 

- Авыл юлларын карау да бик мөһим, шуңа күрә зират өчен акчаның бер өлешен генә тоттык. Ә инде 2021-2022 еллардагы үзара салым акчасыннан 167500әр сум тулысынча зират коймасы өчен тотылды. Узган ел тузган тимер сеткаларның яртысын салдырып алып, яңа заманча материал белән эшли башлаган идек, быел эшне тулысынча башкарып чыктык. Подрядчы оешмалар “Теплосервис”, “Стройаркцентр” - җәмгыяте төзүчеләре эшне сыйфатлы итеп эшләделәр. Зират хәзер әллә кайдан матур коймалары белән күренеп, күңелне җылытып тора, үзара салым программасы - бу уңайдан авылларга зур ярдәм. Каберлекләрне тәртипкә китерү эшенә исә халык кушылыр дип уйлыйбыз, - ди Ислам Әхтәмович.
 

Поповкалылар алга таба да авыл өчен мөһим булган мәсьәләләрне бердәм хәл итәргә әзер. “Ил төкерсә - күл була,” - дип юкка гына әйтмиләр бит.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев