Зәй офыклары

Поповкалылар Халык җыеннарын көтеп ала

Бүген халык җыеннарының чираттагысы Поповка җирлегендә үтте. Җыен узасы клуб биләмәсе бәйрәмне хәтерләтте: бирегә килүчеләрне коймак пешереп самавырлар кайнатып каршы алдылар.

Җыенда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Әле ике-өч ай гына эшли башлаган җирлек башлыгы Ислам Әмирханов җирлектә башкарылган эшләрне бәян итеп, алдагы елдагы бурычларга киңрәк тукталды. Халыкка төрле хезмәтләр турында мәгълүмат бирде. Поповкалылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: