Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Поручик авылында “Безнең ишегалды” президент программасы буенча эшләр тулы куәттә бара

Авыл җирлекләре чистара, матурая, ямьләнә бара.

Быел Зәй районында “Безнең ишегалды” президент программасы буенча 53 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Эшләрнең үтәлеше һәм сыйфаты район җитәкчелеге контролендә тора.

Безнең ишегалды программасы барыннан да элек  халыкка уңайлылык тудыруга юнәлтелгән. Кешеләрнең үз ишегалларына чыгып, матур ишегалдына сөенүләре, уңайлы эскәмияләрдә утырулары, балаларның заманча мәйданчыкларда уйнаулары мөһим.

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да “Безнең ишегалды” программасы буенча күпкатлы йортлар ишегалды территорияләре төзекләндерелә. Бу көннәрдә Поручик авылында Яңа урамдагы 11 һәм 12нче йортлар ишегаллардында эшләр тулы куәткә бара.

“Программа буенча әлеге ишегалларында  машина кую урыннары киңәйтелә, тротуарлар  эшләнә, бордюрлар куела, шул ук вакытта юлга  асфальт та җәеләчәк. Ә ишегалды биләмәсендәге үзгәрешләргә килгәндә, монда балалар мәйданчыгы урын алачак, балалар өчен комлык булдыру да каралган”, - ди Поручик авыл җирлеге башлыгы Петр Тимаськов.

Эшчеләр август ахырына ишегалдында тулысынча эшне төгәлләп файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Фотолар Поручик авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев