Зәй офыклары

Поручик терлекчелек комплексы төзекләнде

Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча ремонт эшләре бара, алар маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак. Поручик терлекчелек комплексында исә әлеге күләмле төзекләндерү эшләре тәмамланды инде. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов һәм "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Гыйзметдинов, Зәйдә...

Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча ремонт эшләре бара, алар маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак. Поручик терлекчелек комплексында исә әлеге күләмле төзекләндерү эшләре тәмамланды инде. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов һәм "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Гыйзметдинов, Зәйдә эшлекле визит белән булып, әлеге фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында ремонт эшләре барышы белән танышты, капиталь ремонттан соң Поручик терлекчелек комплексы ачылу тантанасында катнашты. Министр урынбасары районда терлекчелек тармагының алга китүе ассызыклап, районда барган зур ремонт эшләре, гомумән, әлеге тармак буенча эшчәнлектән канәгать калуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: