Зәй офыклары

Православие динен тотучылар Качману йоласын кайсы урыннарда үти ала?

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Зәйлеләр Качману йоласын кайсы урыннарда үти ала?

Качману йоласын башкарырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә махсус урын  көйләнгән. Биредә коенырга теләүчеләр өчен уңайлыклары булган чишенү-киенү урыннары эшләнгән, һәр елдагыча чишенү-киенү өчен юл буенда ук ике автобус куелачак (берсе - ир-атлар, икенчесе хатын-кызлар өчен).
Бу көнне гадәти булган Иске Зәй – Яңа Зәй автобус маршруты буенча  өстәмә бер автобус чыгару да планлаштырыла. Изге чишмә янында дин әһелләре катнашындагы келәү көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр үткәреләчәк.
Моннан тыш,  иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителәчәк, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы тәүлек буе кизү торачак. Әлбәттә, кайнар чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: