Зәй офыклары

ПРАВОСЛАВИЕ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ ФОРУМЫНДА КАТНАШТЫЛАР

Казанда "Корстон" комплексында икенче мәртәбә Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумы уздырылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән эшчәнлек буенча департаменты башлыгы Евгений Еремин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан,...

Казанда "Корстон" комплексында икенче мәртәбә Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумы уздырылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән эшчәнлек буенча департаменты башлыгы Евгений Еремин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, төрле җирләрдән килгән архиепископ, протоиерейлар, күп санда руханилар һәм башкалар катнашты. Зәйдән аңа район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендә Кара-Елга һәм Иске Зәй бистәсе чиркәүләре настоятельләре Василий Казаков белән Николай Кондрабаев барды. Форум дәүләти-дини һәм диннәрара бәйләнешне, дини гыйлемне, православие мәдәниятен һәм социаль гыйбадәтне үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: