Яңалыклар

Президент белән очрашуга киттеләр

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак.

Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм  районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия  аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар  “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга  Зотова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Президент белән очрашуга киттеләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар