Зәй офыклары

Проект акчасы - Зәй музее бакчасын яңартуга

Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Лукойл" АҖ социаль һәм мәдәни проектларының VI конкурсына тантаналы төстә нәтиҗә ясалды. Быел конкурста катнашу өчен 691 гариза кергән, грант фонды 25 миллион сум тәшкил итә. Конкурста "Спорт" номинациясендә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгованың "Музей бакчасы "Рәхим итегез яки...

Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Лукойл" АҖ социаль һәм мәдәни проектларының VI конкурсына тантаналы төстә нәтиҗә ясалды. Быел конкурста катнашу өчен 691 гариза кергән, грант фонды 25 миллион сум тәшкил итә. Конкурста "Спорт" номинациясендә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгованың "Музей бакчасы "Рәхим итегез яки читләргә керү тыела" проекты җиңү яулады. Грант акчасы музей бакчасын яңартуга, матурлауга тотылачак.

Проект кысаларында музей-бакча һәм уен зонасының сәнгать проекты һәм концепциясе эшләнәчәк, проектны тәкъдим итү музейда узачак һәм масскүләм мәгълүмат чараларында да биреләчәк. Музей бакчасында мәдәни тамашалар һәм спорт чаралары программасы киңәйтелеп дәвам ителәчәк. Болар - интерактив, танып белү, уен һәм спорт программалары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары һәм барлык теләүчеләр өчен физкультминут, флэшмоблар, музейда туй һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: