Зәй офыклары

Профилактик эшчәнлекнең даими алып барылуы нәтиҗәсез калмый

Зәй районы эчке эшләр бүлегенең ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча милеккә карата кылынган җинаятьләр 36,9 процентны алып тора. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 24 процентка кимрәк (179дан 136га кимегән). Урлашу 129дан 105кә кимегән, автомобильләрдән урлашулар белән бәйле җинаятьләр дә кимү сизелә. Мошенниклык гамәлләре 26дан 12гә калган. Бу -...

Зәй районы эчке эшләр бүлегенең ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча милеккә карата кылынган җинаятьләр 36,9 процентны алып тора. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 24 процентка кимрәк (179дан 136га кимегән). Урлашу 129дан 105кә кимегән, автомобильләрдән урлашулар белән бәйле җинаятьләр дә кимү сизелә. Мошенниклык гамәлләре 26дан 12гә калган. Бу - профилактик чараларның яхшы оештырылуы нәтиҗәсе. Полиция хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә йөреп, авыл җыеннарында аңлату эшләре алып бара, кисәтү кәгазьләре тараталар. Быел социаль мошенниклык турында кисәтелгән 675 листовка таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: