Зәй офыклары

Профилактик операциягә кушылдылар

23- 27 мартта илдә, шул исәптән Зәй районында, "Условник" дип аталган махсус операция бара.

Аның кысаларында җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, участок вәкаләтлеләре белән берлектә, шартлы хөкем карарын үтәүчеләрне өйләренә йөреп күзәтәләр. Бүгенге көндә районда 189 кеше җәза үтәтү инспекциясендә махсус исәптә тора. Аларның 9ы -мәҗбүри хезмәт, 22се - төзәтү эшләре, 9ы - иреге чикләнү, 109ы шартлы хөкем карары алган.
- Без операция кысаларында үзебездә исәптә булганнарның барысын да тикшереп чыгабыз.  Максатыбыз - алардан закон таләпләрен төгәл үтәттерү һәм бу кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләр тормышына комаучау итүенә юл куймау, - ди җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: