Зәй офыклары

Программа буенча эшләр күз уңында

Зәйдә төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышы район җитәкчелеге контролендә.

Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов Иске Зәйдәге чистарту корылмалары төзелеше һәм «Зәй елгасы яр буе»нда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча чираттагы киңәшмәне үткәрде. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Киңәшмә барышында Илнар Хафизов бу уңайдан җаваплы хезмәткәрләргә агымдагы сезон эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга, шулай ук кече архитектура формаларын китереп урнаштыру буенча йөкләмә бирде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы  кагыйдәләрен үтәүгә исә аерым игътибар юнәлтелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: