Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Прокуратура тарафыннан балаларның торакка хокуклары якланган

Зәй шәһәре прокуратурасы кергән мөрәҗәгатьләр буенча ике ятим баланы торак белән тәэмин итүгә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшергән.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенә -12, икенчесенә 8 яшь булганда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган. Аларның икесе дә махсус торак фондының торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле затлар исемлегенә кертелгән булган. Уку йортын тәмамлаганнан соң торак белән тәэмин ителмәгәннәр. Хәзерге вакытта алар яшәп торуга алган фатирларда яшәргә мәҗбүр.
Әлеге гражданнарның торакка булган хокукларын яклау өчен прокурор судка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына найм шартнамәсе буенча төзекләндерелгән торак урыннары бирү турында дәгъва гаризалары белән мөрәҗәгать иткән. Алар суд тарафыннан каралган һәм канәгатьләндерелгән.
Суд карарлары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев