Зәй офыклары

Прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, сулы булган

Зәй шәһәр прокуратурасы бакча участогыннан файдаланучы бер хатын-кыз мөрәҗәгате буенча ”Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон таләпләре үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында бер бакчачылык ширкәте гомуми җыелышында кабул ителгән карар нигезендә, әлеге хатын-кыз кулланышындагы бакча участогының билгеләнгән взнослар түләмичә җыелган әҗәтләр аркасында үзәк суүткәргеч системасыннан өзелүе ачыкланган.  
Тикшерү күрсәткәнчә, ханым бакчачылык ширкәте әгъзасы булып тормый, тик шул ук вакытта 217нче федераль закон нигезендә ширкәт әгъзалары белән беррәттән ширкәт милке белән эш итү хокукына да ия.
Шул ук вакытта  Федераль законда гомуми җыелыш яисә идарәнең участокларны электр белән тәэмин итүне (су белән тәэмин итүне) туктатып тору буенча нинди дә булса карарлар кабул итү хокукы каралмаган.
Моннан тыш, әлеге бакчачылык ширкәте уставында ширкәтнең үз карамагындагы җир кишәрлекләрен су белән тәэмин итүне туктатып тору кебек бакча кишәрлекләре хуҗаларына йогынты ясау чаралары куллану да  күрсәтелмәгән.
Шул ук вакытта, югарыда аталган законның турыдан-туры күрсәтмәсе нигезендә, гражданнар гомуми файдаланудагы мөлкәтне карап тоту өчен акча кертергә тиеш. Гомуми файдаланудагы мөлкәтне сатып алу, төзү, карап тоту өчен түләү буенча бурыч бары тик суд тәртибендә генә түләттерелергә мөмкин.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча  бакчачылык ширкәте рәисенә карата ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча представление чыгарылган.
Шәһәр прокуратурасы катнашы аркасында  ханымның участогы яңадан үзәк су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: