Зәй офыклары

Психиатр үз-үзеңне изоляцияләүдә акылдан язмас өчен дөрес йокы нормасын контрольдә тотарга һәм зарядка ясарга киңәш итә.

Өйдә булганда кеше көндәлек режимны сакларга тиеш.Бу хакта ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында сөйләде.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. 

«Әгәр кеше үз гаиләсе белән үз-үзеңне изоляцияли икән, уртак вакыт уздыру өчен дә сәгать булырга тиеш. Мәсәлән, бергәләп уеннар уйнарга яки ребуслар чишәргә мөмкин», - диде ул.

 

Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич. Бу очракта ул уңай психотерапия тәкъдим итте. Үзеңне файдалы шөгыль белән җәлеп итәргә кирәк.Мәсәлән, хәзерге вәзгыять цифрлы технологияләрне үстерү өчен этәргеч булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: