Зәй офыклары

Пусташитта авыл бәйрәме истә калырлык матур узды

Үткән шимбәдә Пусташитта авыл бәйрәме узды. Авыл көне биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручыларны да бәйрәмгә җыйды. Көне буе бәйрәмгә җыелган халык аралашты, дуслык-туганлык хисләрен яңартты, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Бәйрәмне оештыруның бөтен җаваплылыгын Галимҗан Зарипов, әтиле-уллы Расих һәм Рөстәм Шиһабетдиновлар, Хәйретдиновлар, Сәгыйдуллиннар, Вәлиуллиннар  гаиләләре үз өстенә алган. Бәйрәм үткәрү башлангычын күтәреп алып, анда бик теләп үзләреннән өлеш кертүчеләр дә  булган. Авылда яшәүче Мөхәммәдиевлар гаиләсе өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк өләштеләр.  Бәйрәмнең иң күңелле, иң кызган өлеше - ул, әлбәттә, халык уеннары! Нинди генә уеннар оештырмаганнар иде. Балалар өчен батутлар, төрле уеннар да уздырылды. Бер-берсе белән озак еллар күрешмәгән авылдашларны чәй-коймак белән, казанда аш пешереп сыйладылар. Радик Мирсәетов бу эшне башкарды. Күпләр әле мондый күңелле, мәгънәле итеп оештырылган бәйрәмдә булганыбыз юк иде, дип бәйрәмгә килүенә сөенде. Авылдан чыккан гармунчыларның җыелып, мәйданда гармун моңнары яңгыратуы күңелләрне айкады, җилкендерде.
Пусташитта  авыл көне туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте. Киләсе Авыл бәйрәмнәрендә исәнлектә күрешергә язсын. Ни генә димә, бер күрешү ул - үзе бер гомер.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: