Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Путин россиялеләрне яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатырга чакырды

Президент билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет формалаштыру бурычын хәл итү күбесенчә гражданнарның үзләренә бәйле.

Президент Владимир Путин ил халкын пандемияне җиңү өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясарга чакырды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

"Зинһар, тагын бер кат Россия гражданнарына мөрәҗәгать итәм, прививка ясатыгыз. Башка юл юк, башка юл начаррак - катлаулы нәтиҗәләр белән авыру. Вирусның куркынычы саклана", - диде ул чәршәмбе көнне Федераль Җыенга Юлламасында.

Дәүләт башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет формалаштыру бурычын хәл итү күбесенчә гражданнарның үзләренә бәйле. "Хәзер вакциналаштыру төп әһәмияткә ия. Хөкүмәтне, Сәламәтлек саклау министрлыгын, төбәк башлыкларын көн саен бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүләрен сорыйм. Прививка ясау мөмкинлеге бөтен җирдә булырга тиеш, бу көзгә коллектив иммунитетны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәсьәләне хәл итү безнең белән, барлык гражданнардан гына тора", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев