Зәй офыклары

Һәр бала – талант иясе

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” рубрикасында - “Кызыл калфак” бакчасы тәрбиячесе Алия Рязанова.

Баланы бакчага бирер вакыт җиткәч, әти белән әни эштә булганда сабыйларын кыерсытмауларын, аны яратуларын һәм кайгыртуларын тели. Шуңа күрә, балалар бакчасы тәрбиячесенә карата таләпләр барлык әти-әниләрнең дә бертөрле диярлек: ягымлы, игътибарлы, акыллы һәм җаваплы булсын. Алия Альберт кызы Рязановада бу сыйфатлар барысы да бар. Өч дистә еллап гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышлаган ул.

  •  Әниләре миңа иң кадерлесе - балаларын ышанып тапшыруын мин аңлыйм, югары бәялим һәм эшемә бик җаваплы карыйм, - ди педагог.

 

Аның турында бик күп матур мактау сүзләре әйтергә була. Игелекле, ягымлы, балаларга ачык йөзле, киң карашлы һәм оста, диләр аның турында әти-әниләр һәм хезмәттәшләре. Балаларны чиксез ярата, аларга көн дә мавыктыргыч һәм шатлыклы мизгелләр бирергә омтыла. Гел энергияле, шат күңелле, максатчан, хезмәт сөючән. Ул һәр баланы аңларга тырыша, чөнки балалар  табигате буенча кызыксынучан, аларга һәр билгесез әйбер – кызык. Шуңа күрә Алия Альбертовна балаларны хезмәткә җәлеп итә, алар белән төрле декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ясый, төрле материаллар белән тәҗрибә ясый, конкурсларда катнаша бәйрәмнәр һәм күңел ачу чаралары әзерли. Һәр бала үзенчә талантлы, моны күрә белергә һәм үз-үзенә ышанырга ярдәм итәргә генә кирәк, дип саный педагог.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: