Зәй офыклары

Рабит Батулла – Зәй халкының горур улы

Узган атнада Зәйнең 3нче мәктәбендә күренекле якташыбыз Рабит Батуллага багышланган чаралар узды.

Туган як! Туган тел! Һәр кеше  өчен бу сүзләр   бик кадерле һәм якын. Туган туфрагында кеше аягына баса, шуннан аның теле ачыла, ул беренче сүзен әйтә. Яшәгән саен туган якның матурлыгын күбрәк аңлыйсың, кешеләрен күбрәк яратасың  һәм хөрмәт итәсең.  Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул аның туган теле. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле булып кала. Зәй районында төрле милләт вәкилләре яши.  Һәр төбәкнең, һәр җирнең мөхтәрәм кешеләре бар. Зәй төбәгендә туып үскән яисә гомеренең күпмедер вакытын шушы җирлектә уздырган, иҗат иткән, аның табигате  белән сокланган, горурланган күренекле шәхесләребез күп. Бик күп күренекле кешеләрнең  язмышы Зәй төбәге белән  бәйле: алар -тарихчы Фаяз  Хуҗин, академик  Хатыйп Миңнегулов, Олимпия чемпионы Федор Симашев; язучылар Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Сөббух Рәфыйков, Гурий Тавлин, Хәйдәр Гайнетдинов, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов һәм башкалар. 
2021 ел Татарстанда - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, ә Зәй районында Туган як елы дип  игьлан ителде.   
Шәһәребезнең  3нче урта мәктәбендә дә  яшь  буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Уку елы дәвамында мәктәптә татар һәм рус телләрендә туган телгә, туган якка багышланган тирән  эчтәлекле  чаралар үткәрелә. 5  мартта мәктәбебездә  язучы  Рабит Батуллага багышланган чаралар узды. Мәктәп китапханәчесе Ландыш Кәримова  Рабит Батулланың иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Өлкән сыйныф укучылары аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Рабит Батулланың тормыш юлы   районыбызның  Түбән Лоҗы, Бишавыл, Кадер авыллары белән бәйле. Ул - күренекле татар язучысы, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать  эшлеклесе. Язучы  буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Язучының иҗатына багышланган чарада  укучылар   Рабит Батулланың әкиятләрен сөйләделәр, туган телгә, туган якка, туган Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укыдылар.  Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары балалар өчен язылган хикәяләрен йотлыгып укыдылар һәм тыңладылар. Укучылар үзләренең хис-кичерешләрен рәсем аша да  күрсәттеләр. Укытучылары белән берлектә «Аю баласы Әппәс», «Бака - бакылдык», «Колакчын Тафи», «Тычкан баласы Чикыл» һәм башка  хикәяләргә  алар иллюстрацияләр ясадылар.  Балаларга әти-әниләре  дә булышты.  Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. Бу - бүгенге көн өчен иң актуаль   мәсьәләләрнең берсе.

Халидә Хәлиуллина, татар теле һәм әдәбияты  укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: