Зәй офыклары

“Радость” үзәгендә әфган сугышы ветеараннары белән очраштылар

14 февральдә Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгегдә яшь буын өчен әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган очрашуга "Сугышчан бердәмлек" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм "Яз" хәйрия фонды рәисе урынбасары Азат Фәрхетдинов чакырулы иде. Очрашуга килгән ветераннар сугыш хатирәләрен яңарттылар.
-Балалар сугышчы-интернационалистларның сугышчан юлы, аларның Ватаныбызга мәхәббәте, пулялар астында дуслары белән мәңгегә хушлашулары турында тарихи фактларны кызыксынып һәм дулкынлану белән тыңладылар. Аннан  "кайнар нокталарда" һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, - ди үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы И. Сафиуллина.
Очрашу ахырында Азат Фәрхетдинов ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: