Зәй офыклары

Рафаил Гыйльманов: “Сайлауларда җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады”

Сайлаулар уңаеннан барлык личный состав көчәйтелгән режимда эшләүгә күчерелде, дип белдерде ТР полиция башлыгы. ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар вакытында җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе бердәм мәгълүмат үзәгендә үткән брифингта ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов сөйләде....

Сайлаулар уңаеннан барлык личный состав көчәйтелгән режимда эшләүгә күчерелде, дип белдерде ТР полиция башлыгы.

ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар вакытында җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе бердәм мәгълүмат үзәгендә үткән брифингта ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов сөйләде. "Сайлау вакытында җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады, барысы да яхшы бара", - диде Р. Гыйльманов.

-Кичә, 12 сентябрьдә, кичке сәгать 6дан барлык сайлау участоклары тәүлекәйләнә саклауга алынды, бу эшкә 1660 эчке эшләр бүлекләре, 410 шәхси сак-каравыл оешмалары, хезмәткәрләре, 241 халык дружинасы әгъзалары тартылды, - диде ул.

Аның әйтүенчә, анык ярдәм күрсәтү максатында 200 хезмәткәрдән торган отрядлар оештырылып, республиканың личный состав җитмәгән районнарына (Спас, Әлки, Кама Тамагы, Теләче, Әтнә, Аксубай) җибәрелде.

Бүген җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итүдә эчке эшләр бүлекләренең 3982 хезмәткәре, Казан юридик институтының 150 тыңлаучы, шәхси сак-каравыл оешмаларының 688 хезмәткәре, халык дружиналарының 849 әгъзасы, "Форпост"ның 95 хезмәткәре тартылды.

Р. Гыйльманов белдергәнчә, җәмәгать тәртибен саклау һәм сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшен тәэмин итү өчен оператив штаб эшли. Тәртип сагында торучылар бюллетеньнәрне санап, беркетмәләр төзегәннән соң, полиция хезмәткәрләре барлык документларны территориаль сайлау комиссияләренә тапшыруны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгы вәкиле Татарстанның 5 шәһәрендә кичен эстрада йолдызлары катнашында бәйрәм концертлары булуын әйтте. Аларда 700дән артык полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклаячак.

-Без эшне үзебезнең план буенча алып барабыз. Әлегә хокук бозулар юк. Җәмәгать тәртибен саклау югары дәрәҗәдә булыр, - дип нәтиҗә ясады Р. Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: