Зәй офыклары

Рафис Хәбибуллин янгын куркынычсызлыгының төп бурычлары турында сөйләде.

Бу ел башында Россиянең күп кенә шәһәрләрендә күпфатирлы торак йортларда фаҗигагә китергән зур янгыннар булды.

Әйтик, 12 гыйнварда Екатеринбургтагы янгында 8 кеше үлгән, шул исәптән 1 балигъ булмаган бала, тагын бер бала җәрәхәт алган. Янгынның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү. 14 гыйнварда Хабаровсктагы янгында 5 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган. Янгынның сәбәбе-тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү. 6 февральдә Мәскәүдә 3 кеше үлгән, шул исәптән 2 бала, 12 кеше җәрәхәт алган, шул исәптән 4 бала. Янгынның сәбәбе-электр үткәргечнең авария хәлендә булуы.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин үз чыгышында янгын профилактикасының һәм янгынга каршы саклауның иң мөһим мәсьәләләре - янгын куркынычсызлыгының  төп бурычлары турында сөйләде.

2021 ел башыннан 562 янгын теркәлгән, аларда 34 кеше һәлак булган.
Торак секторда янгыннар һәм кешеләр үлеме санының шактый артуы күзәтелә. Бу-барлык янгыннарның 72% ы һәм аларда һәлак булган кешеләрнең 97% ы.
Республиканың торак фондында 406 янгын очрагы теркәлгән, аларда 33 кеше һәлак булган.

Рафис Хәбиьуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда янгыннар аларда кешеләр гомере өзелү нигездә саксызлык аркасында килеп чыга. Электр үткәргечләрдә төзексезлекләр, ут белән саксыз эш итү төп бәлаләр булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: