Зәй офыклары

Раиф Вәлиев: “Кыр һавасы сулышымны киңәйтә” (видео)

Агымдагы елда язгы кыр эшләре нәтиҗәсе буенча «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы җиңүче дип табылды. Бернәрсә дә буш урында тумый: зур җиңүләр артында тырыш, тынгысыз хезмәт ята.

Әлеге хуҗалыкның  матур тигез тишелешле, мул уңыш вәгъдә итүче җете яшел чәчүлекләре, тездән үскән көзге культура басуларын күреп сокланырлык. Язгы чәчүдә технология, куелган таләпләрне төгәл үтәгәндә генә уңышка ирешеп була. Бу җиңүләр артында    Татарстанның атказанган агрономы Раиф абый Вәлиевнең өлеше зур. Без бу көннәрдә Раиф Гомәрович белән очрашып, “Алга” бүлекчәсе  басуларын карап йөрдек. Уңышка ныклы, яхшы нигез салынган биредә.
Зур тәҗрибәгә ия, күпләргә остаз булган Раиф Гомәрович бүгенге көндә дә хезмәт вахтасында – ул  «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы  “Алга” бүлекчәсендә агроном булып эшли. 80 яшьлек Раиф абый быел 58нче сезонын басуда, ул яшьләрне уздырып эшли, кендеге белән җиргә береккән зат ул.    Әлеге җитештерү комплексы  быел да чәчүгә беренчеләрдән чыгып, эшне сыйфатлы итеп вакытында  тәмамлады.
Раиф ага Вәлиев турындагы тулы язманы газетабызның алдагы саныннан укырсыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: