Зәй офыклары

Рамазан ае башланды

Кичә кичен беренче тәравих намазы укылып, бүген Уразага керелде.

Зәй шәһәребезнең биш мәчете коймаларына «Рамазан мөбарәк булсын” дип язып эленгән япмалар узып китүчеләргә Рамазан аеның үзгә рухын тоярга ярдәм итә. “Ялчыгол”, Иске Зәй бистәсе мәчетләре, Түбән мәхәлләдә, Аксарда  көн саен ифтарлар узачак. Мирный бистәсендәге “Тынычлык” һәм районның эре авыллары мәчетләрендә дә авыз ачулар оештырылачак. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла. “Ялчыгол” мәчетенә Төркиядән агымдагы елда да коръән хафиз киләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: