Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рамазан ае дәвам итә

“Ялчыгол” мәчетендә уразаның беренче көненнән Коръән хәтем кылына - Изге Китап тулысынча укып чыгыла.

Изге Рамазан ае бара. “Ялчыгол” мәчетендә уразаның беренче көненнән Коръән хәтем кылына - Изге Китап тулысынча укып чыгыла. Җүзләрне имам-мөхтәсип, “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк.
-Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйтүенчә, Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк, -
ди Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

“Ялчыгол” мәчетендә кичләрен тәравих намазлары укыла, ул 20 рәкәгать башкарыла. Тәравих намазларына исә олысы-кечесе йөри.

Биредә шулай ук теләге булганнарга алдан язылып, ифтарлар уздыру мөмкинлеге дә оештырылды. Шул рәвешле мәчеттә көн саен авыз ачтыру-ифтар мәҗлесләре бара. Алар ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым уздырыла. 26 апрель көнне биредә хатын-кызлар өчен шәһәрдәшләребез Венера Рәхимҗан кызы, Тәскирә Рәфкать кызы, Розалия Зиннәтулла кызы ифтар оештырды. Шул рәвешле биш дистә хатын-кыз авыз ачып, ахшам намазы башкардылар.
Гадәттәгечә, районкүләм ифтар да оештырылды. Республикакүләм ифтар исә 11 майда булачак. ТР Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, чара "Казан-Экспо"да оештырылачак.
Тоткан уразаларыбыз, укыган Коръән аятләре, кылган эш-гамәлләребез кабуллардан булсын.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев