Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рамил Гарифуллин: Балаларны кече яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез

Укучыларның язгы каникуллары тәмамланды. Тиздән кар да эреп бетәчәк һәм балалар күпчелек вакытларын - дәрестән тыш һәм ял көннәрен урамда үткәрәчәк.

Укучыларның язгы каникуллары тәмамланды. Тиздән кар да эреп бетәчәк һәм балалар күпчелек вакытларын - дәрестән тыш һәм ял көннәрен урамда үткәрәчәк. Ә бу юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин бу уңайдан әти-әниләргә мөрәҗәгать итә.
- Балалар хәрәкәтчән, кызыксынучан, кагыйдә буларак, ваемсыз һәм үз куркынычсызлыгына игътибарсыз. Без, өлкәннәр, аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен даими искәртеп торырга тиеш. Әти-әниләрнең бурычы - балаларның урамда үз-үзләрен ничек тотуларын мөмкин кадәр ешрак контрольдә тоту.
Хөрмәтле өлкәннәр, балага юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерүнең теләсә нинди мөмкинлеген кулланыгыз, ә иң яхшысы - моны үз үрнәгегездә күрсәтү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урамда караучысыз калдырмагыз, аларга транспорт күп йөри торган урыннар янында уйнарга рөхсәт итмәгез. Балагызның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуга аерым игътибар итегез. Балаларны кече яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез. Һәм шуны онытмагыз, шәхси үрнәк - өйрәтүнең иң нәтиҗәле формасы.
Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, юл аша җәяүлеләр чыга торган урыннар, җәмәгать транспорты тукталышлары, балалар мәйданчыклары, стадионнар, шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсендә хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Баланы юлда, юл читендә яки тротуарда күрсәгез, барлык саклык чараларын күрегез. Балалар гомерен куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев