Зәй офыклары

Равил ага белән Миләүшәнең күңеле булды

Инвалидлар декадасы кысаларында Сармашбаш авылының мәдәният хезмәткәрләре Наилә Арсланова, Алсу Гыйльфанова, Изалия Ситдыйкова, социаль хезмәткәр Гөлфия Кашапова, шәфкать туташы Венера Дәүләтбаева физик мөмкинлекләре чикле Миләүшә Гыйльфанова һәм Равил ага Гайфуллин йортында булып, хәл-әхвәлләрен белештеләр, кечкенә концерт куйдылар, мәзәкләр сөйләделәр.

Алар үзләре дә кызларга кушылып җырлап утырдылар. Күңел күрмәк - бер калҗа, Миләүшә белән Равил ага әлеге очрашудан, кызлар алып килгән күчтәнәчләрдән  бихуш калып, тагын килүләрен сорадылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: