Зәй офыклары

Равил Салиховка Россиянең атказанган тренеры исеме бирелде

Районда билгеле спортчы мактаулы исемгә лаек булды.

Россия спорт министры Олег Матыцин Казанда Идел буе спорт академиясендә булганда республиканың спорт өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр белән дә очрашты. Очрашу вакытында министр  Зәйнең билбау көрәше буенча тренеры Равил Салиховка “Россиянең атказанган тренеры” мактаулы күкрәк билгесе тапшырды. Аңа киләчәктә дә көчле спортчылар әзерләүдә уңышлар теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: