Зәй офыклары

Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды

Гадәттә, аның кысаларында узган ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләр анализлана, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә.

Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә узган җыеннар район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашында үтте. Җирлек башлыклары Юрий Гыйльманов белән Лилия Камалиева еллык эшчәнлекләре буенча хисап тотты.

Иң башта Разиф Кәримов җыенда катнашучыларны 2020 елда районның социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Авыл җирлекләре башлыклары чыгышыннан күренгәнчә, һәр ике җирлектә яшәүчеләрнең тормыш шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, республика программалары нигезендә, шулай ук үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылган.

-Узган ел авыл җирлеге Советының  12 утырышы үткәрелде, аларда 35 сорау каралды. Җирлек халкы безгә көнкүреш калдыклары  түгү, ут янмау, су булмау кебек  сораулар белән мөрәҗәгать итте. Хәзер үзебездә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү офисы булдырылды (МФЦ филиалы). Халыкка  төрле белешмәләр бирү, паспорт һәм машина йөртү таныклыклары  алыштыру, пропискага керү кебек хезмәтләр күрсәтелде. Халыкны алар белән таныштыру максатында авыл җирлегенең рәсми сайты киң файдаланыла. Сайтта кабул ителгән карарлар, аларның нәтиҗәләре турында даими мәгълүмат урнаштырыла. Мәгълүмати стендлар аша да авыл җирлеге хакимияте эше белән даими танышып барырга мөмкин, -диде Лилия Камалиева.

Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов соңгы елларда  җирлектә халыкның тормыш-көнкүрешен  җиңеләйтү өчен күп программалар тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

- Соңгы 5 елда безнең авыл җирлеге территориясендә республика программалары кысаларында 18 төр эш башкарылды.  2020 елда “Авыл юллары” республика программасы нигезендә Иске Тәкмәк авылының Луговая урамына 380 метрда ташлы ком җәелде. Искетәкмәклеләрнең йортларына   Шумок чишмәсе суы килә башлады, - диде ул.

Җыенда катнашучылар алдында шулай ук  район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, район эчке эшләр бүлеге, “Роспотребнадзор”ның Зәй бүлеге, район үзәк дәваханәсе, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге хезмәтләре, урман хуҗалыгы, Россельхозбанк вәкилләре чыгыш ясады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: