Зәй офыклары

Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды

Разиф Кәримов терлекчелек объектларында эш барышы, машина-трактор паркларында техниканы төзекләндерү белән танышты.

Кичә - 13 гыйнварда район башлыгы Разиф Кәримов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитәкчеләр һәм белгечләр  «Нива» ҖЧШ, «Куш-Елга», «Дүрт-Мунча», «Бура-Киртә», «Югары Шепкә», «Чыбыклы», «Сәвәләй» сөтчелек-товарчылык фермаларында, Мәлемнең таналар үстерү фермасында, Сарсаз-Баграж авылында  мөгезле эре терлекләр үрчетү фермасында, «Поручик» симертү комплексында булдылар. Район башлыгы терлекләрне кышлатуның, бозауларны асрауның, савым сыерларны ашатуны оештыру  белән танышты, терлекчеләр белән сөт продуктлылыгын арттыру турында сөйләште. Хуҗалыкларда бер сыердан тәүлеклек уртача савымны 20 килограммга кадәр җиткерү бурычы куелды.

Районда тракторларны, тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын, чәчкечләрне, культиваторларны, тырмаларны ремонтлау дәвам итә. Район башлыгы «Баграж», «Мәлем», «Заман», «Родина» җитештерү комплексларының машина-трактор паркларында техниканы ремонтлау һәм кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты. Рейдта катнашучылар  5нче  ремонт цехында булдылар, анда «Фенд» тракторларын ремонтлау бара. Белгечләр «Баграж», «Кадер», «Родина» җитештерү комплексларында минераль ашламалар саклау тәртибен тикшерделәр.

Фотолар муниципаль сайттан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: