Зәй офыклары

Район башлыгы белем бирү учреждениеләрендә булды

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов мәгариф тармагының кайбер учреждениеләре, аерым алганда, шәһәрнең 2нче мәктәбе, “Шатлык” балалар бакчасы, политехник колледж, көчәнеш астында эшләү үзәгендә булып, аларда эш куелышы, хәл итәсе проблемалар белән танышты.

2нче мәктәптә эш территорияне караудан башланды. Ә биредә ул бик зур – 2 гектарга якын мәйданны били. Мәктәп җитәкчелеге биләмәдә озак еллар үсеп картайган тупыл агачларын кисү кирәклеген белдерде. Моны яңа  уку елы башланганчы  хәл итү кирәк. Район башлыгы мәктәп китапханәсендә, ашханәдә булды, хезмәт дәресен карады.
“Шатлык” балалар бакчасы – шәһәрнең күптән түгел файдалануга тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе. Биредә район башлыгын балалар төзек, матур территориядә гимнастика ясап каршы алдылар. Аннан соң Разиф Галиевич, бина эченә узып, балаларны тукландыру белән кызыксынды, татар теле буенча шөгыль, балалар лабораториясен, музыка залында бакчадан быел чыгучыларның репетиция ясау процессын, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтү кысаларында эшләүче инглиз теле түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр чыгышын карады.
“Шатлык”тан район башлыгы “Тылсымлы әкият” бакчасына юл тотты. Биредә ул шулай ук укыту-тәрбия процессы белән танышты.
Политехник колледжда район башлыгы  остаханәләр эшчәнлеген карады. Ул эретеп-ябыштыручылар, электромонтажчылар, пешекчеләрнең практик дәресләрендә булды, югары көчәнеш астында эшләү үзәгендә уку курслары узучылар белән очрашты. Быел үзәктә ел ахырына 3 меңгә якын кеше курслар узарга тиеш.
Соңыннан район башлыгы студентлар, шулай ук уку узарга килүчеләр яшәүче тулай торакта булды, андагы шартлар белән кызыксынды.
Күргәннәргә нәтиҗә ясап,  Разиф Галиевич  объектларның торышы, аларның матди-техник базасының яхшы булуын ассызыклады.
 Һәр учреждениедә хәл итәргә кирәкле проблемалар контрольгә алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: