Яңалыклар

Район башлыгы “Чыршы бәйрәме”ндә – уку алдынгылары

Күркәм гадәт буенча бүген Зәйдә уку алдынгылары өчен район башлыгының “Чыршы бәйрәме” үтте. “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырылган бәйрәмгә уку алдынгыларыннан тыш, фән олимпиадаларында Зәй данын яклап җиңүчеләр, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, мәктәп, шәһәр, район тормышында актив катнашучы 500ләп укучы чакырылды. Аларны Чаллыдан килгән иҗат коллективы тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт кылдырды.

Район башлыгы тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итте.

-Сез- Зәйнең киләчәге, безнең эшне, әти-әниләрегез башлагангычларын сез дәвам итәчәксез. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Бик күпләрегез агымдагы елда  фәндә, иҗатта, спортта яхшы үрләр яулады. Киләсе елда да сезнең уңышларга сөенербез дип уйлыйм, - диде ул.

Бәйрәмдә  ел дәвамында  үзләрен төрле юнәлештә  күрсәткән укучыларга “Безнең өмет” район башлыгы грантлары тапшырылды. Күләме 2 мең сум тәшкил иткән грантны 30 бала алды. Ул 3 номинациядә – “Алтын куллы осталар”, “Фәндә беренче адымнар” һәм “Талант һәм иҗат” номинацияләрендә бирелде. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала өенә Кыш бабай алып килгән тәмле бүләк белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Район башлыгы “Чыршы бәйрәме”ндә – уку алдынгылары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар