Зәй офыклары

Район башлыгы дәваханәдә булды

Кичә район башлыгы Разиф Кәримов коронавируска каршы көрәш чараларын тәэмин итү кысаларында үзәк дәваханәдә булды.

- Бүгенге көндә  районда коронавирус инфекциясе  белән көрәш буенча оператив штаб эшли. Шәһәр-районда өзлексез эшләүче предприятиеләр хезмәткәрләренең ирекле хәрәкәте өчен  белешмәләр бирелде. Бүген районда ГРЭС һәм “Технониколь”, шикәр заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, элеватор эшли.  Зәй район үзәк дәваханәсе  шулай ук штат режимында эшчәнлек алып бара. Стационарда 100гә якын авыру ятып дәвалана, йогышлы авырулар бүлегендә буш урыннар җитәрлек. Шунысын  билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда Зәй район үзәк дәваханәсен төзекләндерүгә күп кенә средстволар тотылды. Без табибларга эш өчен яхшы шартлар булдырырдык һәм заманча җиһазлар сатып алдык, - диде  Рәзиф Кәримов.
Алдагы көннәрдән аермалы буларак, хәзер дәваханә  коридорлары  буш диярлек. Чөнки халыкның үзизоляция шартларында булуы аркасында  пациентлар агымы сизелерлек кимеде.

 Бүген районда карантин  режимында 31 кеше утыра. Алар барысы да табиблар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре  контролендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: