Зәй офыклары

Район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр

Хезмәт төбе – хөрмәт

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык тырыш хезмәте өчен Якты Күл авыл җирлегенең башкарма комитеты хисапчысы Людмила Петровна Шугулева Зәй районы  башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан бер төркем машина йөртүчеләр Зәй районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Александр Николаевич Васильев – “Авторитет” транспорт компаниясе” ҖЧШ автобус йөртүчесе;
Алексей Васильевич Сидоров – “Авторитет” транспорт компаниясе” ҖЧШ автобус йөртүчесе;
Юрий Александрович Часовников – “Авторитет” транспорт компаниясе” ҖЧШ автобус йөртүчесе.
Район башлыгы Рәхмәт хатына мәдәният идарәсе автобус йөртүчесе Юрий Петрович Чекашов лаек булды.

Фото муниципаль район сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: