Зәй офыклары

Район башлыгы парламент дәресе үткәрде

Шәһәр-районыбыз белем бирү учреждениеләрендә парламент дәресләре уздыру дәвам итә.

Шундый чара бүген  шәһәрнең 6нчы мәктәбендә узды. Аны район башлыгы, район һәм шәһәр  Советы рәисе Разиф Кәримов үткәрде. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда шәһәр прокуроры Ринат Кәримов катнашты. Хәбәр ителгәнчә, парламент дәресе ике зур датага - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланып “Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез” дип аталды.
  Соңгы елларда парламент дәресләре, эшнең бер формасы буларак, көн тәртибенә кереп бара. Мондый дәресләр, беренчедән, вәкиллекле һәм башкарма органнарда эшләүче җитәкчеләргә яшь буын белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге  бирсә, икенчедән,  әзерлекле һәм актив укытучыларны ачыкларга ярдәм итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: