Зәй офыклары

Район башлыгы Разиф Кәримов Аналар көне белән котлый

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне чын күңелдән Аналар көне белән котлыйм!

Ана булу - олы бәхет һәм шул ук вакытта зур җаваплылык һәм армас-талмас хезмәт, үз балаларың турында фидакарь кайгырту да ул. Әни – бар нәрсәнең дә башы, гаилә нигезе, илһам чыганагы. Янәшәбездә бу якын һәм газиз кешебез булганда кәефебез күтәрелә, барлык проблемалар да хәл ителә, көч-куәт өстәлә. Һәркемнең тормышында иң изге, иң кадерле кешесе ул - әни, әниләр безне әйләнә-тирә дөнья белән бәйләүче җеп булып тора.
Аналар көнен бәйрәм итү - әниләребезгә кылган изгелекләре, мәхәббәтләре һәм кайгыртулары, гаилә традицияләрен ныгытуга, кече Ватаныбызның лаек-лы гражданнарын һәм пат-риотларын тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Кадерле әниләр! Чиксез сабырлыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс күңел җылыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган әниләргә аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең һәм балаларыгыз йөзләрендә елмаю сүнмәсен! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм балалар игелеге, куанычы телим.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: