Зәй офыклары

Район башлыгы Разиф Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле район мөселманнары, кадерле зәйлеләр!

Изге Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәмнең тарихы борынгы гасырларга барып тоташа һәм ислам традицияләренең, башка диннәр кебек үк, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлек һәм үзара ярдәмләшүнең мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен ассызыклый. Корбан бәйрәме рухи чисталыкны, шәфкатьлелек һәм иминлекне символлаштыра, кешеләрне яхшылыкка һәм гаделлеккә өнди, кешелекле һәм якыннарыңа карата игътибарлы булырга өйрәтә.
Чиста уйлар, корбан чалу һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен       чистарта һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Боларның барысы да бүген уртак көч һәм тырышлык белән вакытлы кыенлыкларны җиңеп чыгуда аеруча мөһим.  Бу көнне: “Үзең белгән кешеләрне сыйлау һәм сәламләү генә түгел, ә  мохтаҗ кешеләр белән ризыгыңны бүлешү, аларга ярдәм итү - исламның иң яхшы чагылышы”, - дигән сүзләр аерым мәгънәгә ия.
Бүген  муниципаль районның мөселман җәмгыяте, иң яхшы ислам традицияләренә туг-ры калып, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләрне булдыруда әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның бердәмлеген ныгыту мәсьәләләрендә актив позициядә тора. Район мөселманнары киләчәктә дә халкыбызның бай күп гасырлык мирасын арттыруда, гражданлык иминлеген һәм татулыгын саклауда зур өлеш кертер дип ышанам.
Хөрмәтле зәйлеләр!
Иң яхшы омтылышларыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, ә бу якты бәйрәм һәр йортка иминлек һәм шатлык алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет  телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: