Зәй офыклары

Район делегациясе “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге XXX конференциясендә катнашты

Шимбә көнне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге XXX конференциясендә катнашты.

Конференция эшендә партия активистлары, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Президенты Аппараты һәм республика Хөкүмәте вәкилләре катнашты. Конференциянең көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелган иде. Иң беренче итеп, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга нәтиҗәләр ясау каралды. Татарстан Дәүләт Советындагы хакимият партиясе фракциясе 82 әгъзадан, шул исәптән республика парламентына бермандатлы округлар буенча сайланган 38 депутаттан торачак.
Шулай ук конференциядә “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлеге полтисоветы составындагы үзгәрешләр, Президиумның яңа составы каралды.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, партиянең төбәк сәяси советы президиумы әгъзасы Юрий Камалтынов алтынчы чакырылыш республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. «Бүген төбәк сәяси советы президиумы утырышы һәм «Бердәм Россия» фракциясенең беренче утырышы узды. Анда Юрий Камалтынов фракция җитәкчесе итеп сайланды», - диде Мөхәммәтшин.
Ә Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының яңа алтынчы чакырылышын җитәкләячәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: