Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Район эчке эшләр бүлеге эшкә чакыра

Эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатлар сайлыйлар.

Хөрмәтле зәйлеләр!
Эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатлар сайлау дәвам итә.
Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:
-Яше 40 тан артмаган булу;
- Белеме урта белеменнән дә ким булмау;
-Хөкемгә тартылмау;
-Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәү (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен таныклыктан мәхрүм ителү);
-Сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы булу;
-Әхлакый сыйфатлары буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә куела торган таләпләргә туры килә торган һәм хокук тәртибен саклау бурычларын үтәргә сәләтле булу.

Хезмәт шартлары буенча түбәндәгеләр каралган:
-Вазифасына, хезмәт стажына, махсус дәрәҗәгә ия булып, хезмәт күрсәткән елларга һәм башка өстәмәләргә карап, тотрыклы айлык хезмәт хакы 35000 сумнан башлана;
-Ташламалы пенсия белән тәэмин итү: 20 ел гомуми хезмәт белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге (эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү стажына Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү һәм белем бирү оешмаларында белем алу еллары да керә);
- ЮХИДИ һәм вакытлыча тоту изоляторы кебек хезмәтләрдә - 1 ел хезмәт стажы 1,5 ел итеп санала, Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортларында көндезге яки читтән торып уку формасында түләүсез югары юридик белем алу мөмкинлеге ( укыган чорларда түләүле ялы -50 календарь көн, командировка чыгымнары компенсацияләнә, яшәү өчен түләү көнгә 300 сум, юл чыгымнары түләнә);
- Бушлай медицина хезмәте күрсәтү, кием белән , хезмәт транспорты һәм ягулык-майлау материаллар, телефон белән тәэмин ителү, SIM –картага ай саен 500 сум акча күчерелә;
- Шифаханәләрдә һәм профилакторийларда дәвалану өчен хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына чыгымнар түләнә. Ел саен 40тан 60 көнгә кадәр түләүле ял бирелә һәм Федераль законнарда каралган башка ташламалар каралган;
-Торак сатып алу өчен, гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метр исәбеннән , бер тапкыр бирелә торган түләү алу, шулай ук торакны наемга алган өчен компенсация алу мөмкинлеге бар(чит шәһәр кешеләре өчен).

Кызыксындырган сораулар белән район эчке эшләр бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Зәй шәһәре, Баныкин урамы, 1. Телефон: 8 (85558) 7-14-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев