Зәй офыклары

Район җитәкчелеге – “Аккурайд Уилз Руссиа”да

Быел «Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШ Hyundai, VW автомобиьлләре өчен тәгәрмәчләр, шулай ук Kamaz машиналары өчен җиңеләйтелгән тәгәрмәчләр җитештерүне үзләштерегә җыена.

Зәй шәһәр предприятиеләрендә 2020 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективлары җыелышлары дәвам итә. Аларда район җитәкчелеге, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнаша.

 Шундый җыелышның чираттагысы  «Аккурайд Уилз Руссиа”ҖЧШендә узды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт  Садретдинов  катнашты.

Разиф Галиевич, җыелышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бәян итте. Ул чыгышында “Аккурайд Уилз Руссиа”ҖЧШенең район икътисадында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Предприятиенең узган елгы эшчәнлеге турында аның башкарма директоры Иван Жустров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел биредә озатылган продукт күләме  3624 миллион сум тәшкил иткән, 2533 мең данә тәгәрмәч эшләп чыгарылган. Шулайда узган ел җитештерү күләме бераз  кимегән. Кимү короновирус пандемиясе белән аңлатыла, завод бер атна эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булган.

Агымдагы елда предприятиедә җитештерү күләмнәрен  7 процентка арттыру бурычын куела. Быел «Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШ  Hyundai, VW автомобиьлләре өчен тәгәрмәчләр, шулай ук  Kamaz машиналары өчен җиңеләйтелгән тәгәрмәчләр җитештерүне үзләштерегә җыена.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: