Зәй офыклары

Район җитәкчелеге төзелеш объектларына чираттагы рейд ясады

Зәйдә төзекләндерелүче объектлар район җитәкчелегенең ныклы контролендә.

Кичә - 25 ноябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, подрядчы оешма вәкилләре һәм җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә, капиталь ремонт һәм төзелеш объектлары буйлап чираттагы рейдка чыктылар. Алар яңа ачылачак газ тутыру станциясе, «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусы, «Теремкәй» балалар бакчасы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 4 нче микрорайонда төзелеп килүче 24 фатирлы йорт, ведомстводан тыш сак бүлеге бинасы, Имәнлебаш авылындагы фельдшер-акушерлык пункты төзелешен карады. Барлык объектларда эш график нигезендә Роспотребнадзор таләпләре һәм чараларын үтәп башкарыла. Разиф Кәримов подрядчы оешма вәкилләре һәм җаваплы хезмәткәрләргә эш срокларын төгәл һәм вакытында үтәргә чакырды, сыйфатлы эшләү таләбен куйды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: