Зәй офыклары

Район социаль-икътисади үсеш тотрыклылыгын саклый

Районыбыз тотрыклы үсештә. Һәркем өчен зур сынау булган пандемия чорында да һәр тармакта эш тукталмады диярлек. Районның 2019 елда һәм хәзерге чордагы социаль-икътисади үсеше турында район башлыгы Разиф Кәримов сөйли.

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү – төп максат

Район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, икътисадны тотрыклы үстерү безнең төп максатыбыз буларак кала бирә.
2019 елда тулаем территориаль продукт күләме, бәяләүләр буенча, 51,8 миллиард сум тәшкил итте. Аның өчтән бере  сәнәгатькә туры килә. Узган ел районда 37 миллиард сумлык продукция җитештерелеп  озатылды (2018 елда 36,2 миллиард сум иде).
Сәнәгатьтә җитештерү индексы – иң мөһим күрсәткеч. 2020 елның гыйнвар-май айларында ул плюс диапазонында сакланды (100,2 процент).
Җитештерүне диверси-фикацияләүгә тенденция шулай ук саклана. Озатылган продукция күләмендә энергетика өлеше - 34, нефть тармагы - 30, машина төзелеше -9, шикәр җитештерү һәм җылылык изоляциясе материаллары  8 процент тәшкил итә.

Тиздән яңа энергоблокка нигез салыначак

Икътисад флагманы булып ГРЭС кала бирә. Станция ел башыннан 6,8 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерде. Бу - Татарстанда эшләп чыгарылган электр энергиясенең 23,5 проценты. Станциянең ярты гасыр дәвамында эшләвен исәпкә алсак, ГРЭСка елдан-ел электр энергиясен күпләп сату базарында көндәшлек итү катлаулана бара.
Соңгы елларда “Татэнерго” җитәкчелеге, республика Хөкүмәте җылылык станцияләрен модернизацияләү буенча федераль программага керү өчен күп көч куйдылар. Монда республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты Владимир Путинга төбәктә мөһим урын тоткан Зәй ГРЭСын модернизацияләү проектын хуплау һәм хөкүмәткә аны 2025 елга яңартылачак станцияләр исемлегенә кертү турында күрсәтмә бирү үтенече белән мөрәҗәгате төп этәргеч булды.  Агымдагы елның 11 июнендә үткәрелгән конкурс процедуралары нигезендә Төркиянең Энка компаниясе 850 мегаватт егәрлеге булган илнең иң эре энергопроектын, яңа энергоблокны төзү буенча эшләр башкаруга җиңүче булды.
Барлык зәйлеләр исеменнән Татарстан  Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка безнең станцияне саклап калуга, киләчәк буын энергетиклар өчен дә хезмәт итәргә һәм җитештерергә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәм.
Тиздән - август аенда   Татарстан Президенты катнашында яңа энергоблокка нигез салу планлаштырыла.
Яңа станцияне төзү район икътисады үсешенә зур импульс бирәчәк, Зәй ГРЭСын конкуренциягә сәләтле итәчәк, тулаем алганда, Россиянең Европа өлешендә кулланучылар өчен электр энергиясе бәясен киметәчәк.

Җитештерү күләмен арттыра бара

Үткәрелгән масштаблы реконструкция һәм милекчесе алышынганнан соң (2018 елдан Америка компаниясе юрисдикциясенә күчте) эре предприятиеләрнең берсе булган  «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Биредә җитештерелгән продукция күләме 3,8 млрд сумга җитте. Бер ел эчендә хезмәт җитештерүчәнлеге 10 процентка артты, ә бу уртача хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр җиткерү мөмкинлеге бирде.
Гыйнвар аеннан башлап безнең заводта эшләнгән көпчәкләр Ульяновскиның ИСУЗУ РУС  конвейерына  серияләп җибәрелә башлады, Калуганың  Пежо  концернына тәгәрмәчләрне технологик әзерләү алып барыла, Белоруссия һәм Германияне экспорт белән тәэмин итүне алга таба арттыру күздә тотыла. Һәм болар, әлбәттә инде, КАМАЗ концернын һәм «Автоваз» җәмгыятен  100 процент тәэмин итү белән беррәттән алып барыла.

177 мең тонна шикәр комы эшләп чыгару планлаштырыла

«Зәй шикәре» ААҖендә дә зур инвестиция кертемнәре гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда биредә барлык технологик чылбыр буенча зур  модернизацияләү эше үткәрелде. Кагатларны актив җилләтү һәм суыту системасы кертелде, чөгендер түбе пресслары алыштырылды, радиаль отстойник төзелде, чөгендер түбе  киптерү җайланмасы реконструкцияләнде. Соңгы елларда кертелгән инвестицияләр (барлыгы 2 млрд сум чамасы) тәүлеклек җитештерүчәнлекне 8 мең тоннага кадәр җиткерергә, әлеге күрсәткеч буенча Россиянең иң яхшы заводлары бишлегенә керергә мөмкинлек бирде.
Бу сезонда 1 миллион 300 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртү, 177 мең тонна шикәр комы, 57 мең тонна гранулаштырылган чөгендер түбе, 50 мең тонна меласса җитештерү планлаштырыла. Шикәр базарында бәяләрнең тотрыклануын һәм уңыш төрләрен исәпкә алып, озатылган продукция күләмен 5 млрд сумга җиткерү ниятләнә.

Бер эшләүчегә – 12 миллион сумлык продукция

Бизнес-процессларны, продукция сыйфатын  яхшырту буенча максатчан эш “Техно заводы”нда  җитештерүдә нәтиҗәлелекне яңа баскычка күтәрү - бер эшләүчегә 12 миллион сумлык продукция җитештерү мөмкинлеге бирде. Бүгенге көндә заводта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен “Агро” минераль мамык эшләп чыгару өчен яңа линия монтажлау бара.
Республика Хөкүмәтендә  экология юнәлешендәге ике мәсьәлә контрольдә тора иде. Алар икесе дә якындагы ике елда хәл ителәчәк.
Район икътисадына “Татнефть” АҖ структур подразделениеләре, “ТатЭК”, СМП “Нефтегаз”, «Татнефтеотдача” АҖ кебек кече нефть компанияләре саллы өлеш кертә. Бүгенге көндә алар район бюджетының биштән берен тулыландыра.
2020 елның беренче яртысында район бюджеты үз керемнәре буенча 101,2 процентка үтәлде.
 
Авыл хуҗалыгы - мөһим тармак  

Узган ел авыл хуҗалыгында тулаем продукция 3,4 миллиард сумнан артып китте (2018 елда 3 миллиард сум иде). Урак нәтиҗәләре буенча 2019 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40,6 центнер уңыш алынды, бу – республикада иң югары күрсәткеч.
Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралардан ашлыкның тулаем җыемы 161 мең тонна тәшкил итте.  Шуның нәтиҗәсе буларак, бер гектар сөрү җиреннән алынган табыш 14 процентка үсте, ә бер эшләүчегә исәпләгән вакытта - 35 процентка.
Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәттә бара. 11199 гектарда игеннәр җыеп суктырылды, уңыш гектарыннан уртача 62  центнер тәшкил итә.
Узган елдагы авариядән соң, 150 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән “Зәй элеваторы” лицензиясен яңартты һәм яңа ашлыкны кабул итә башлады.
Соңгы 5 елда икмәк кабул итү предприятиесендә җитди үзгәртеп корулар булды: заманча ашлык киптерү җиһазлары куелды, яңа бушаткыч, лаборатория җиһазлары сатып алынды.
Басуларга аудит үткәрү мәгълүматлары буенча (ул бездә декада саен үткәрелә), шикәр чөгендереннән яхшы уңыш көтелә. Хәзер үк инде чөгендернең авырлыгы узган елгыдан 50 процентка артыграк.
Узган ел  483 мең тонна татлы тамыр үстерелгән иде (үсеш – 24 процент), бер гектардан уртача 523 центнер уңыш алынды.   Быел исә  кимендә ярты миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә. Районда шикәр чөгендере алу 12 августта башланачак, 15 августта шикәр заводы эшкә керешәчәк.
Шәхси хуҗалыкларда җитештерелүче продукциягә ихтыяҗ зур. Әлеге секторда хезмәт куючыларга без  ярдәм итү юлларын эзлибез. Соңгы 5 ел эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга җирле бюджет хисабына 215 сыер саву аппараты тапшырылды, республика субсидияләре ярдәмендә 37 кече ферма төзелде.
  Авыл җирлекләрен үстерү программасы  кысаларында соңгы 5 ел эчендә 450 яңа йорт файдалануга тапшырылды, 38 километр суүткәргеч сузылды, 5 яңа клуб, 7 универсаль спорт мәйданчыгы, 50 километрдан артык юл ремонтланды.

Быел – 21 мең квадрат метр торак

Төзелеш тармагы өстенлекле юнәлеш буларак кала бирә. 2019 елда 17 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Районга җиткерелгән план 100 процентка үтәлде. Агымдагы елда 21 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бездә торак төзү башлыча 4нче   микрорайонда карала. Биредә 10 күпкатлы йорт төзү уйланыла.

Инвестиция  - икътисад үсешендә төп шарт

Күпчелек предприятиеләрнең җитештерү күләмнәре үсү аркасында узган ел хезмәт хакын 6 процентка арттыра алдык. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү хисабына хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге  һәр предприятиедә бар диярлек. Шуңа күрә без 2020 елда хезмәт хакын кимендә 10 процентка арттыру бурычын куябыз. Биш ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге бурыч үтәлерлек.
Инвестицияләр җәлеп итү икътисад үсеше өчен төп шарт булып тора. 2019 елда 4,2 миллиард сум күләмендә инвестицияләр тартылды, үсеш – 121 процент.
 Газ тутыру компрессор станциясе төзелеше буенча Газпром проектын тормышка ашыру башланды. Эшләр планлы рәвештә бара. Объект агымдагы елның дүртенче кварталында тапшырылачак.

Үзмәшгульләр саны арта

Кече эшмәкәрлекне үстерү -  өстенлекле юнәлешләрнең берсе.  Бәяләүләр буенча, 2019 елда районның тулаем региональ продукты күләмендә   кече бизнес өлеше - 11,4 процент. Кече эшмәкәрлек өлкәсендә 4,1 мең кеше хезмәт куя. Әлеге тармакта шөгыльләнүчеләрнең кимүе кече бизнес субъектларының үзмәшгуль буларак теркәлүе белән аңлатыла. Районда барлыгы 1051 үзмәшгуль теркәлде.
Агымдагы елның беренче кварталы ахырына урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларының саны -1478. Алар тарафыннан 1,2 миллиард сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәтләр күрсәтелде. Үсеш – 12 процент.
Пандемия чорында аеруча зыян күрүчеләр исемлегенә 612 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты керде. Бу башлыча түбәндәге эшчәнлекләр алып баручыларга кагылды: йөк ташу (53 процент), ваклап сату (30), көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (7), җәмәгать туклануы (4).
Салым органнарына апрель - май айлары өчен субсидия алуга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының 98 проценты гариза бирде.
Бүгенге көнгә районда теркәлгән эшсезләр саны - 499, эшсезлек дәрәҗәсе - 1,6 процент. Соңгы айда аның тагын да кимүе күзәтелә. 14 июльдән башлап эшсезләр саны 150 кешегә кимеде, 408 кеше эшкә урнаштырылды. Шәһәр-районда 400 вакантлы эш урыны исәпләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: