Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Район янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторлары зәйлеләрне коры үлән яндыруның куркыныч нәтиҗәләре турында кисәтә

Хокук бозучылар административ җавапка тартылачак.

Кар эрергә дә өлгермәде – инде кипкән үлән яндыру очраклары теркәлде. Зәйдә бу атнада 14-15 апрельдә генә дә  янгын сүндерүчеләр  янган коры үләнне сүндерергә җиде  тапкыр чыкканнар. Янгын мәйданы 15000 квадрат метр тәшкил итә.

Узган елдан калган үләннәрне яндырганнан соң яшел үлән тизрәк чыга, дигән ялгыш фикер яши халыкта. Чынлыкта исә бу табигатькә зур зыян сала. Кипкән үлән янган вакытта күп кенә бөҗәкләр үлә, янгыннар кош ояларының һәлак булуына китерә. Коры үләндә таралучы утны туктату бик кыен. Мондый янгыннар табигый ресурслар, матди кыйммәтләрне юк итә, торак йортларга күчү куркынычы зур. Әгәр янгынның юлында койма, сарай яки йорт торса, аларга да зыян килә.

 Мондый янгыннарның чыгуында кем гаепле соң? Күп очракта кипкән үлән януда хулиганлык гамәлләре яки саксызлык очраклары күзәтелә: болар - караучысыз калдырылган учак, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, төзек булмаган техникадан очкын чәчрәү һ. б.

“Хөрмәтле зәйлеләр, янгын куркынычсызлыгының гап-гади кагыйдәләрен үтәгез: коры үләнне, чүп-чарны  яндырмагыз, учаклар якмагыз, яисә аны вакытында сүндерегез, балаларга шырпы бирмәгез. Урманда үзеннән-үзе янып китә торган материал, кояш нурын фокуслый торган пыяла савыт-саба калдырмагыз, ул коры үсемлекне яндырып җибәрергә мөмкин. Беренчел янгын сүндерү чараларын - ут сүндергечләрен, су мичкәләрен, ком тартмаларын кулай урында тотарга кирәк”,  - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Зөлфия Ризванова.

Үлән яндыруда гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартыла. Корыган үләнне яндыру зур янгынга сәбәпче булырга һәм кеше гомеренә зыян китерергә мөмкин – бу очракта хокук бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев