Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Районда 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу язда районыбыздан 50 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Хәрби комиссариатта хәзер медицина комиссиясе булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерә. Әлеге тикшерүне 18дән 27 яшькә кадәрле егетләр уза. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
- Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 2021 елның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин бу мәгълүматларны кире какты һәм аларны фейк дип атады. Хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 663нчы карары, РФ оборона министрының 400нче боерыгы нигезендә катгый рәвештә башкарылачак, -диде район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов.


Аның белдерүенчә, булачак солдатларны хәрби хезмәт үтәргә әзерләү чаралары бу юлы да Роспотребнадзор тәләпләрен катгый үтәп оештырылачак, ягъни тиешле саклык чаралары кулланылачак.
Шунысын да әйтик, соңгы елларда районыбыз егетләрне хәрби хезмәткә озату йөкләмәсен уңышлы үтәп килә. Бүгенге көндә чакыру буенча 100гә якын зәйле армия хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев