Зәй офыклары

Районда соңгы вакытта мунчалар яну очраклары ешайган

Узган атнада Поручик һәм Пустынка авылларында янгын чыккан.

25 октябрьдә 11 сәгать 38 минутта район янгын күзәтчелеге бүлеге Поручик авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер хуҗалыкта мунчада ут чыгып, аның эче һәм түбәсе яна. Ут мичнең һәм төтен юлының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
24 октябрьдә Пустынка авылында мунча яна. Янгын әлегә мичтән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле чыккан дип билгеләнә, тикшерү эшләре бара.
Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мичнең һәм төтен юлларының төзеклеген һәрчак контрольдә тотарга, ут белән сак эш итәргә чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: