Зәй офыклары

Районда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре “Уңыш-2020” операциясе үткәрә

Районда урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль.

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урып-җыю эшләре алып барылган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын сагын көчәйтү, ут-күз чыгуга юл куймау  максатында “Уңыш-2020” профилактика операциясен үткәрә.  
Инспекторлар авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән янгынга каршы инструктажлар уздыра. Шулай ук комбайннарда, тракторларда, йөк автомобильләрендә янгын сүндерү чаралары булу-булмауга игътибар ителә. Авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән берлектә басуларда, киптерү, саклау һәм эшкәртү объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше контрольдә тотыла.
Евгений Ботунов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: