Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Районда язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә

Зәй аграрийларының кәефе бик яхшы.

Районда язгы кыр эшләре ахырына якынлашып килә, район игенчеләре  язгы бодай һәм шикәр чөгендере чәчүне тәмамлады.  Бүгенгә көндә орлыкка һәм силоска кукуруз, рапс чәчү бара. Минераль ашламалар кертү киләчәк уңышны формалаштыруда зур әһәмияткә ия. 2021 ел уңышы өчен физик үлчәүдә җитәрлек күләмдә минераль ашлама тупланган,  ул 1 гектар чәчүлек мәйданына 116  килограммнан артык тәшкил итә. Район игенчеләре уҗым культураларын тамырдан тукландыру эшен актив алып бара. Моңа кадәр минераль ашламалар белән сиптергечләр ярдәмендә, үсемлекләрне авырулардан саклау чараларын бер үк вакытта башкарып, бөтен мәйданда яфраклардан тукландыру үткәрелде. Көзге культураларны тукландыру беткәч, арпа һәм язгы бодайга  керешәчәкләр. Аграрийларның кәефе  яхшы, төп максат - чәчү эшләрен уңышлы тәмамлау.

Фото муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев