Зәй офыклары

Районыбызның күренекле шәхесләре - виртуаль музей проектында

Илдәге вәзгыять массакүләм чаралар үткәрүне тыя. Без, “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре дә, күп кенә мәдәни проектларны онлайн форматка күчердек.

Шәһәр һәм районыбызда төрле өлкәдә үзләреннән  якты эз калдырган шәхесләребез бик күп. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, виртуоз баянчы, заманында бөтен Татарстанны шаулаткан , “Умырзая” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Хәтфир Җиһаншин.
“Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Адымнар” татар мәдәни үзәге  әлеге шәхескә багышланган виртуаль музей проектын эшләде. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә Хәтфир абыйның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотосүрәтләр тәкъдим ителә. Безнең уебызча, проект озын гомерле булачак. Чөнки җыелган материаллар бик күп. Алга таба без “Умырзая” ансамбле җырларын, шулай ук заманында бик популяр булган “Зәй утлары” эстрада театры турында материалларны да чиратлаштырып бирергә җыенабыз. Чөнки Хәтфир Габделхаковичның иҗат баскычы нәкъ менә “Зәй утлары” театрында баянчы буларак башланган. Вакытлар үткәч мөстәкыйль “Умырзая” ансамбле барлыкка килгән. Николай һәм Мария Шамионовлар, Илдус Талипов, Әмир һәм Дамир Сөләймановлар, Рәфкать Шәймарданов, Фәрит Мусин, Рәсим Мөхәммәтшин... Каюм абый Сөнгатуллин  (тальян виртуозы), Габденур абый Дәүләтшиннар белән бик күп концертлар оештырылган. Концертларны нәфис сүз остасы Госман Мухамов алып барган. Әлеге концертлардан видеоязмалар да сакланган. Безгә ул видеоязмаларны һәм фотосүрәтләрне Казан шәһәрендә яшәүче, “Умырзая” ансамбленең элеккеге җырчысы, Хәтфир абыйның кызы  Гөлнара  Бәдретдинова табарга булышты. Әлеге материаллар өчен без аңа  зур рәхмәтле.
Кыскасы, проектны мөмкин кадәр кызыклы итәргә тырышачакбыз. Хөрмәтле дуслар, безне карап барырга тырышыгыз. Шәһәребез һәм районыбызның күренекле шәхесләренә багышланган виртуаль музей, һичшиксез, сезгә ошар дип ышанып калабыз.
Фәннур Миникаев, “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәни үзәге җитәкчесе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: