Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы белгечләре белән район хуҗалыкларында булды

Зәй районы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагын күз уңында тота.

19 майда район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» үзәгенең Зәй филиалы белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда булды. Эш сәфәренең максаты чәчүлекләрне карау, азык техникасын, силос-сенаж траншеяларын әзерләү барышы белән танышудан гыйбарәт иде.

Белгечләр “Нива” ширкәте, “Кадер”, “Аксар”, “Чыбыклы” җитештерү комлексларында терлек азыгы әзерләү техникалары белән таныштылар, “Нива”, “Дүрт Мунча” товарлыклы-сөтчелек фермаларында да булдылар.

Район хуҗалыкларында техниканы, атап әйткәндә, терлек азыгы эзерләү комбайннарын, чапкычларны, пресслап-җыю, яшел массаны ташу өчен бортлары күтәртелгән транспорт чараларын әзерләү эше дәвам итә. Бүгенге көндә 6 терлек азыгы әзерләү комбайны, 17 чапкыч бар, шуларның 4се - заманча үзйөрешле чапкыч, 22 җыеп пресслау һәм 10 тырмалау-әйләндерү агрегаты әзер.

Товарлыклы-сөтчелек фермаларында һәм комплексларда силос һәм сенаж траншеялары әзерләнә, аерым алганда, аларны чистарту, агарту, дезинфекцияләү бара. Көннәр эссе булу сәбәпле, район башлыгы терлек азыгына (сенаж, силос, печән, салам) ревизия үткәрергә һәм аларны саклау, шул исәптән сенаж траншеяларындагы калдыкларны каплап куярга кирәклеге турында искәртте. Терлекләрне су белән тәэмин итү һәм баланслы тукландыруга контрольне көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев