Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Разиф Кәримов Бөек Җиңү көне белән котлый

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм.

Фронттагы һәм тылдагы авыр сынаулар аша ветераннарыбыз Бөек Җиңүне яуладылар, аларның барысы да Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калу өчен фидакарьләрчә көрәштеләр, күпмилләтле илебезнең иминлеге һәм бәхетле киләчәгенә нигез салдылар. Бөек Ватан сугышы елларында Зәйдән 11600 кеше фронтка киткән, 7410 якташыбыз туган якларга әйләнеп кайтмаган.
Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, без аны илебезне дошманнан саклаучыларга тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе буларак билгеләп үтәбез, ул безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында көчле итә. Җиңү бүген дә безне яңа казанышларга рухландыра, рухыбызны ныгыта, кыенлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Барлык зәйлеләрне бу көнгә карата хөрмәт һәм ихтирамны яңа буыннарга тапшырырга, геройларыбыз хәтеренә лаеклы булырга, аны игелекле эшләрдә һәм иҗади хезмәттә гамәлгә ашырырга чакырам.
Җиңү, имин тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары һәм балалары. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет, тыныч һәм якты көннәр телим. Безнең йөрәкләрдә сугыш кырларында ятып калган һәм шушы еллар эчендә киткән ветераннар турында рәхмәтле хәтер мәңгегә сакланачак.
Бөек Җиңү көне белән!
Тирән ихтирам белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев