Зәй офыклары

Разиф Кәримов: Профилактика субъектларына активрак эшләргә кирәк

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.

Ел башыннан районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 2 җинаять теркәлгән.

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.

Көн тәртибендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы район эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге, районда наркотиклар белән бәйле вазгыять торышы, балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотик һәм психотропик матдәләр куллануны кисәтү буенча мәдәният учреждениеләре тарафыннан уздырылучы чаралар турында мәсьәләләр каралды.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Бортников чыгышыннан күренгәнчә, ел башыннан районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 2 җинаять теркәлгән һәм тикшерелгән, әйләнештән 6,6 грамм каннабис, 2,72 грамм ацетилләштерелгән опий алынган.

- Наркотикларга каршы көрәштә профилактик эшчәнлекнең төп формасы булып наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау тора. Агымдагы ел башыннан  полиция хезмәткәрләре тарафыннан  6 административ хокук бозу очрагын ачыкланды. 28 кеше медицина тикшерүенә  җибәрелде, -диде Алексей Андреевич.

Район үзәк дәваханәсе психиатр-наркологы Илфат Салихов әйтүенчә, 64 кеше –диспансер, 144 кеше профилактик исәптә тора. 56 кешегә наркомания диагнозы куелган. Әлеге күрсәткеч, 2018 һәм 2019 еллар белән чагыштырганда, артуга бара.Табиб моны диагностиканың яхшыра баруы белән аңлата. 2020 елда 6 кеше суррогат алкоголь кулланып агуланып үлгән.

Район башлыгы чыгышында шәһәр-районда балалар һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү, төрле спорт һәм мәдәни чараларга тарту өчен барлык шартлар булуны искәртте, барлык профилактика субъектларын  активрак эшләргә чакырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: